"Әниләр" мәчетендә укучы апалар уку елын Көръән хәтеме белән тәмамладылар

Бүген "Әниләр" мәчетендә Әминә апаның укучылары уку елын тәмамлау уңаеннан мәҗлес уздырдылар.
Тимур хәзрәт апаларны күркәм сәлам белән каршы алды hәм вәгазь белән чараны ачып җибәрде. Апалар Көръән хәтм чыккан булганнар, шуны бергәләшеп багышладылар, күңелләрне ихлас дога белән тулыландырдылар. Шаннан соң кызыклы уеннар уйнап алдылар, төрле биремнәр  чиштеләр, шулай ук психологик эксперимент та уздырдылар.
Җомга намазын укып, җылы аралашуны аш бүлмәсендә дәвам иттеләр. Кайнар плов, чәй янына тәм-томнар... бик тә рәхәт узды бу чара.