"Иман" мәчетенең шәкертләре җыелып мәҗлес оештырды

Бүген "Иман" мәчетендә Әминә ханымның укучылары Көръән мәҗлесенә җыелды.

80 укучы апалар килде бирегә. Алар чыккан Көръән хәтеменә дога кылдылар, рамазан ае хөрмәтенә бик матур теләкләр теләделәр.

Рамиля ханымның бик күңелгә ятышлы вәгазен тыңлап апаларның кәефләре күтәрелде. Аш бүлмәсендә җылы аралашу дәвам итте, апалар бик күп күчтәнәчләр алып килгәннәр, бергәләшеп сыйландылар.

Әминә ханым апаларны рамазан аеның hәр көнендә  Көръән укырга чакырды, шулай ук көзгә киләсе уку елына бик сагынып көтеп калуын белдерде.