Чистай районы Гаделшә авылы мәчетендә Көръән хәтем уңаеннан күркәм мәҗлес узды.

10 апрель көнне Чистай районы Гаделшә авылы мәчетендә күркәм гыйлем мәҗлесе узды.
ӘлхәмдүЛилләһи, менә инде ничә еллардан бирле авыл мөселманнары бергәләшеп, язгы кыр эшләре башлануы уңаеннан, Көръән хәтем кылалар. Гаделшәдә Көръән укучылыр күп, барысы да бу эшкә үзенең өлешен кертергә тырышты. Кабул гыйбадәтләрдән булсын иде.

Мәҗлеснең беренче өлешендә шул эшкә йомгак ясалды, догалар кылынды.
Кичәбедә Чистай шәһәренең “Иман” мәчете имамы, дәгъват бүлеге җитәкчесе Адель хәзрәт Мөхәммәтшин катнашты. Аның “Тәкәберлек – ул нәфесең белән канәгать булу” дигән вәгазе беркемне дә уйландырмый, үз-үзенә хисап ясатмый калмагандыр.

Кичәнең икенче өлеше авылыбыз балаларына Ислам дине нигезләрен өйрәтүнең 14 нче сезонын йомгаклауга багышланан иде. Чара берничә максатны күз уңында тотып уздырылса да, традициягә тугры калып, “Хуш киләсез, канатлы дуслар”  
дигән исем астында узды. Чөнки елның-елында мәчеттә укучылар өчен  уздырылган чараларның иң зурысы - сыерчык оялары конкурсы. Бу язда да 11 сыйныф егеләре ясаган сыерчык оялары кошларга куаныч булса, түбән сыйныфларда укучы малайларыбыз өчен әйбәт үрнәк, ә бәйрәмебез өчен бер ямь булды. 

Мәчеттәге укулар 2007 елда төп өч юнәлешне күз алдында  тотып оештырылган иде: балаларга Ислам дине нигезләре буенча башлангыч белем бирү, укучыларның мәктәптәге белемнәренең тиешле дәрәҗәдә булуына һәм төрле һөнәрләр үзләштерүенә игътибарны юнәлтү - һәм бүгенге көндә дә шул тәртиптә алып барыла. 

Кичәнең икенче өлешендә чыгарылыш сыйныф укучыларын озату, укучыларның мәктәптәге һәм мәчеттәге укуларына нәтиҗә ясау, сыерчык оялары һәм кул эшләре конкурсы йомгаклары булды.

Быел Гаделшә мәктәбен 7 укучы тәмамлый, 9 нчы сыйныфны тәмамлап киткән 3 шәкертебез бар.  Алар барысы да, әлхәмдүЛилләһи, зур тормыш юлына басар алдыннан, мәчеттәге дәресләргә йөреп, Ислам дине нигезләрен үзләштерделәр, Көръән укырга өйрәнә алдылар. 
2-3 сыйныф укучылары Ислам дине нигезләрен өйрәнәләр, 5-6 сыйныфлар тәҗвид кагыйдәләрен үзләштерәләр, югары сыйныфлар Көръән укыйлар.
Спонсорларыбыз ярдәме белән чыгарылыш укучыларыбызга таныклыклар һәм бүләкләр, башка укучыларга мәктәптәге, мәчеттәге укулары һәм кул эшләре конкурсы нәтиҗәләре буенча акчалата премияләр тапшырылды.

Җәмгыятькә файдалы булу өчен мөселман кешесе гыйлемле, кәсепле һәм бай булырга тиеш. ӘлхәмдүЛилләһи, авыл халкы шундый: уңган, тырыш, кәсепле. Башка еллардан аермалы буларак, быел, балаларга үрнәк булсын, дип, алар кул эшләреннән дә күргәзмә оештырдылар. Күргәзмә бик матур, бай эчтәлекле килеп чыкты. Уңган, булдыклы кешеләребезгә сокланып, булганнан барысы да була, дип, үрнәк алып кайттык.
Аллаһы Тәгалә бу бәйрәмне әзерләүдә, уздыруда катнашкан, өлешләрен керткән, теләктәшлек күрсәткән, малларын һәм вакытларын сарыф иткән кешеләрнең барысына да әҗер-савапларын насыйп итсен иде. Быелга катнаша алмый калучыларга киләсе елларда йә укучы буларак, йә оештыручы буларак, йә тамашачы буларак, йә спонсор буларак шушы хәерле эшкә өлешләребезне кертергә насыйп булсын иде.