Ифтар вакыты - бик куанычлы мизгел...

... хәттә балалар өчен дә))) 

Рамазаннын икенче көнендә "Нур" мәчетендә мөгаллимәләр hәм аларның укучылары өчен ифтар мәҗлесе узды. 120 кыз hәм апалар җыелды бирегә. Күбәләктәй өчып килгән сыман аларны Рәйсә ханымның нәни шәкертләре каршы алып рамазан ае турында җыр җырлап сәләмләделәр. Шуннан соң бу зарыгып көткән аебыз турында шигырьләр, мөнәҗәтләр аша белемнәрен күрсәттеләр. Бер-бер артлы өйрәнгән Көръән сүрәләрен укыдылар hәм Пәйгамбәребезнең (с.а.в) хәдисләрен дә искә төшерделәр. Соңыннан тәмле бүләкләр балаларыбызны бик тә шатландырды.

Ә җыелган ханымнарыбыз өчен кичәнең икенче өлеше - вәгазь башланды. Рамилә ханым йөрәгебездә булган иң зур чирләр турында сөйләде, аларның безнең уйларга, безнең гамәлләребезгә булган тәэсире нинди гөнаһларга китерүе турында. Вәгазь чынлап та бик йөрәккә үтемле булды, фикерләргә мәҗбүр итте, чөнки hәр кайсыбыз бу чирләрнең йогынтысына көндәлек тормышта дучар була.

Бергәләшеп авыз ачканда кылган күркәм догаларыбыз, оештурычыларның изгелекләре кабул булсын иде, Аллаh Тәгаләнең ризалыгына ирештерүче гамәлләрдән булсын иде. Әмин