Ислам үзәгендә Г. Тукайның 135 еллыгына багышланган әдәби чара узды

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Бу шигырь юлларын белмәгән, ишетмәгән татар кешесе юктыр.  Ана сөте белән күңелгә кергән иң беренче бишек җырыбыз шулдыр. Тормыш юллары кая гына илтсә дә,  дөньяда купме генә яшәсәк тә, шушы җыр моңнарын ишетсәк иң беренче хәтирәләр ул - әниебез, туган йортыбыз, милләтебез, туган телебез, безнең Тукаебыз... 
Шундый хәтирәләргә янә чумдык бөек шагыйребезнең туган көнендә, 135 еллыгында. Ислам үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Чистай җирле оешмасы әгъзалары, татар театры үзешчәннәре, мәктәп укучылары, студентлар, аларның укытучылары, мөхтәсибәт эшчеләре, хәзрәтләр Тукаебызны искә алыр өчен әдәби кичәгә җыелдылар. 
Кичәне Бөтендөнья татар конгрессының Чистай җирле оешмасы рәисе Фәрит Музипович Галимов ачып җибәрде, шуннан соң биредә җыелганнар шагыйребезнең иҗат җимешләрен сөйләделәр. Рушания ханым Закирова hәм Госман әфәнде Хакимов Тукаебызның кыска тормышында эшләп өлгергән эшләре, казанышлары турында сөйләделәр hәм күп кешегә мәгълүм булмаган тормыш битләрен ачтылар. 
Безнең шәһәребез Тукай тормышында эз калдырганын белеп без бик куандык, тагын да якынрак, сөйкемлерәк булды безгә бу күренекле шәхес. Аллаh аның тырышлыгын кабул кылсын иде, гөнаh-кимчелекләрен гафу кылып югары дәрәҗәләргә ирештерсен иде. 

Шушы чарага шигырьләр җырлар өйрәнеп килгән йолдыз мәктәбе, 2 нче гимназия укучыларына, многопрофильный колледж hәм авыл хуҗалыгы техникумы студентларына аерым рәхмәтебезне белдерәбез