Авыл зиярәтләрендә өмә узды

Нарат-Елга, Татар Ялтаны авыллары хәзрәтләре hәм Каргалы авылы "Максум" мәчете хәзрәте зиярәтләрдә өмә оештырдылар.

Мәхәлләгә йөрүчеләр бик теләп эшкә керештеләр. Чүп-чар җыеп, корыган агачлар кистеләр, корыган чирәмне дә калдырмадылар.

Әрвахларга догалар укып, шул саваплы гамәлгә тагын дә ямь өстәделәр.
Аллаһ кабул итсен, эшләрегез дәвамлы булсын!