25 май көнне Казанда Аксакаллар шурасы узды.

Ул көн, шәүвәл аеның 13-нче көне – татар халкы тарихында фаҗигале көн. Бу көнне һиҗри исәп буенча 959 елда Явыз Иван (Иван IV) гаскәрләре озак чолганышта тотканнан соң Казанны яулап алалар. Башкаланың төшүе Казан ханлыгының бетүенә китерә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасының шул утырышы Казанны алганда һәлак булганнар истәлегенә багышланды.

Казан ханлыгының ислам мәдәнияте чәчәк аткан мөселман дәүләте булуын искә төшерделәр, анда гарәп язуы һәм һиҗри календаре кулланылганны искәртеп уздылар. Шул нисбәттән, аксакаллар Казанны яулап алганда һәлак булганнар истәлегенә хөрмәт күрсәтүне шәүвәлнең 13-нче көнендә башкарырга тәкъдим иттеләр. Бу тәкъдимне аксакаллар бертавыштан хупладырар.

Шулай ук утырышта Чистай мөхтәсибәте каршындагы  аксакаллар шурасы рәисе Галимов Фәрит Музипович чыгыш ясады. Ул Чистай шәһәрендә "Өяз шәһәрендә татар мәдәни-рухи мирасы сукмаклары буйлап" исемле яңа туристик маршрут программасын, аксакаллар шурасының узган елга эшчәнлек хисабын hәм 2021 эш планын җиткерде.