"Нур" мәчетендә Рәйсә ханым укучылары белән уку елын йомгаклап чыгарылыш көнен билгеләп үтте

Рәйсә ханымның укучылары бу уку елында соңгы дәресләренә бардылар.

Бу көн бер яктан бик көтеп алынган бер бәйрәм кебек, чөнки алган белемнәренә  имтихан, тагын бер казаныш ул. Икенче яктан, моңсулык та күзәтелде бу сабыйларның күзләрендә, җәй дәвамында күрешмәсләр, Рәйсә апаның мактауларын, матур сүзләрен сагынырлар дигән уйлар укыла аларда.

Әмма күңелсезләнергә вакыт булмады бу чарада. Мөгаллимәнең барча биремнәрен дә үтәделәр, шигырьләр сөйләп, җырлар да җырладылар. Бергә җәмәгать белән духа намазын укыгач, "Йомры икмәк" халык әкиятен театральләштереп күрсәттеләр. Бу әкиятне бераз ислам дине күзлеге аша уздырып, тирән мәгънә салдылар. Йормы икмәккә урманда иң беренче урманчы бабай очрап, анарга Аллаһ Тәгаләнең күркәм исемнәрен hәм урманда куркмас, бәлага юлыкмас өчен дога өйрәтә. Шуннан соң йомры икмәк hәр очраган хайванга да шуны сөйләп аларны дөрес юлга юнәлтә.

Уку елын тәмамлау уңаеннан hәрберсе дә таныклык hәм тәмле бүләк ала.
Бик кызык рәвештә файдалы белемнәр ала бу сабыйлар. Аллаh сезне туры юлдан алып барсын, динебезне куатләргә  язсын. Рәйсә апабызга мең рәхмәтләр яусын.