"Нур" мәчетендә "Татарча диктант" акциясе узды

10 сентябрь көнне "Татарча диктант" дөньякүләм акциясе узды.

Бу акциянең төп максатлары - татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.

Белемнәрен сынау өчен "Нур" мәчете мәдрәсәсендә ханымнар җыелдылар. Алар арасында "Ак калфак"лар активы да, мәчетләребез шәкертләре  hәм татар телебезгә битараф булмаган шәхесләр дә килде.

Мөхтәсиб Мөхәммәд хәзрәт Кыямов кунакларны күркәм сәлам белән сәламләде. "Милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга.  Безнең төп бурычыбыз, киләчәк буынның төп бурычы – телебезне саклау" икәнен ассызыклап үтте хәзрәт. 

Гөмәр Бәшировның "Җидегән чишмә" шигырен язу тарихы тексты бирелде бу диктантта. Татар теле укытучыбыз Зөлфия ханым аерым-ачык итеп, сынау билгеләрен тавыш белән белдереп текстны укыды, катнашучыларыбыз дикъкать белән тынлап, тырышып язды.

Барчагызга да  катнашкан өчен, битараф булмаганыгыз өчен бик зур рәхмәт!