21 февраль көнне Халыкара Туган телләр көне билгеләп үтелә

Безнең мөхтәсибәт өчен дә бу көн аерым бер ихтирамга лаек. Чөнки туган телебез милләтебез, динебез өчен терәк булып тора.
Ислам үзәгендә 21февраль- Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм булды.
Бәйрәмдә шәhәребез хакимиятенең аппарат җитәкчесе Мазгутов Равил Рафаэл улы, Бөтендөнья татар конгрессының Чистай җирле оешмасы җитәкчесе Галимов Фәрит Мөҗип улы,Чистай шәhәре hәм район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, тәрбиячеләр hәм укытучылар, " Ак калфак" татар хатын- кызлары оешмасының Чистай бүлекчәсе ханымнары  катнашты. 
Бәйрәмнең беренче өлешендә "Иң татлы тел- туган телем" исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды. 
Кичәдә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр hәм укучы балаларның туган телгә , туган телне сакларга ярдәм итүче гореф-гадәтләребезгә , йолаларыбызга багышланган чыгышлары яңгырады.
Икенче өлешендә Бөтендөнья татар конгрессының Чистай җирле оешмасы, аның каршында эшләүче 
" Ак калфак" татар хатын- кызларының Чистай мәгариф идарәсе белән берлектә оештырган бәйгеләрдә катнашып казанышлар алган балаларны бүләкләү тантанасы булып үтте, 
Милләтебезне, телебезне, динебезне саклап калу һәм үстерү ниятеннән ел дәвамында төрле чаралар уздырылды.