"Без Тукайлы халык" бәйгесе

Ислам үзәгендә күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел уңаеннан "Без Тукайлы халык" исемле бәйге узды. 

Бу чара  Чистай мөхтәсибәте, Бөтендөнья татар конгрессы hәм "Ак калфак" җирле оешмалары тарафыннан "2014-2022 елларда Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклап калу, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы кысаларында, Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышлап, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел булуга багышлап уздырылды. 

Бәйге Чистай районы мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов тарафыннан  Көръән аятьләре, шагыребез һәм башка динебезне куәтләп иҗат иткән шәхесләребез рухына багышлап укыган догалар белән башланды. Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы җитәкчесе Фәрит әфәнде Галимов Г. Тукайның шигъри юлларын укып, катнашучыларга уңышлар теләп бәйгене ачып җибәрде. 

Бәйгедә "Нур", "Иман", "Ихлас" мәчете каршында дин гыйлеме бирүче мөгаллимәләр укучылары белән катнаштылар. Командалар 4 биремгә әзерләнеп килделәр:
1) Г. Тукайның дини әсәрләре буенча нәфис сүз
2) Г. Тукайның дини әсәрләрен сәхнәләштерү
3) Г. Тукайга багышланган иҗади эшләрне тәкъдим итү
4) Г. Тукай иҗатына багышланган викторина

Ханымнар зур тырышлык белән әзерләнгәннәр: кул эшләре, шагыйрьгә багышлап иҗат ителгән шигырьләр укыдылар, сәхнә осталыкларын күрсәттеләр. Зөлфия ханым Шәйхетдинова тарафыннан әзерләнгән викторина аша шагыйрьнең иҗат җимешләреннән дин сабагы hәм сәнгать дөньясына сәяхәт тә булды катнашучыларга. 

Бу чарабыз чын бәйрәмгә әверелеп, Тукаебызның дингә карата ихтирамын, эчкерсезлеген, тирән белемнәрен барчабызга да ачыклады. Иң изге теләкләрне аның рухына багышлап ханымнар чараны "Туган тел" җыры белән тәмамлады. 

Барча катнашучыларга, жюри әгъзалары на, оештыручыларга бик зур рәхмәт! Аллах Тәгалә шушы изге айда кылган тырышлыкларыгызны кабул кылып әҗерләренә ирешергә насыйп итсен. 

​​