Чистай мөселманнары төрле халыклар мәдәнияты һәм традицияләре турында сөйләделәр

Чистайда Фәрит Мөхәммәтшин рәислеге астында Татарстан халыклары Ассамблеясе Советның күчмә утырышы булып узды.


Шәһәребезгә Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Татарстан халыклар Ассмаблеясенең милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре. Ртның муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең урынбасарлары, Татарстан халыклар Ассмаблеясе филиаллары һәи вәкиллекләре җитәкчеләре килде.

Иң элек кунаклар Скарятинский бакчасында булдылар. Биредә аларга мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре төрле халык йолаларын күрсәттеләр, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияты белән таныштырдылар.

Биредә үк шәһәр мәчетләре аерым бер станция биләп тордылар. Анда төрле халык вәкилләре урнашкан иде. Татарлар, таҗиклар, үзбзәкләр һәм башка милләт вәкилләре кунакларны милли азыклар белән сыйладылар. Шулай ук татар галимнаренең борынгы китаплары, Коръән тәкъдим ителгән иде. Кайбер китапларның яше йөз елдан да артык. Теләгән һәркем кызыксындырган сорауларын бирә, башка халыкның мәдәнияты. Традиөияләре турында күбрәк белә алды.

Чара “Чистай” мәдәни үзәгендә дәвам итте. Анда утырышның пленар өлеше узды.